Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында ике исерек шофер ачыкланган

    Машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү Ленин урамында үткәрелде.

    Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында ике исерек шофер ачыкланган. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 

    «6 апрельдә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Ленин урамында полиция хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрделәр, аның барышында исерек хәлдә ике машина йөртүче ачыкланды», - диделәр ЮХИДИдә.

    Операция барышында барлыгы 9 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

    фото: район ЮХИДИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: