Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада такси хезмәте күрсәтүче автомобильләр тикшерелде

Таксида пассажирлар йөртү белән бәйле 12 закон бозу очрагы ачыкланган.

21 июньнән 30 июньгә кадәр республикада «Такси» оператив-кисәтү операциясе узды. Бу турыда Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Операция барган чорда лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алынган.

«Тикшерү барышында транспортның техник торышына, юл кәгазе булу-булмауга да игътибар ителде. Такси хезмәте күрсәтүче чит ил гражданнары да тикшерүдән читтә калмады. Таксида пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру өлкәсендә 12 закон бозу очрагы ачыкланды», - ди ЮХИДИ инспекторы Руслан Самиков.

Фото: Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X