Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерек шоферны тоткарлаган

«Тоннель» операциясе барышында сигез хокук бозу очрагы ачыкланган.

Кукмарада дәүләт автоинспекторлары исерек килеш машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Бүген 06.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрде, аның барышында сигез юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган - дүрт, ОСАГО полисына кертелмичә машина йөрткән  - ике, ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә иткән бер очрак теркәлде. Автоинспекторлар шулай ук бер исерек шоферны тоткарлады.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев