Бу хәл туган якны өйрәнү музее янындагы юл чатында була.
11 сентябрь көнне 11.50 сәгатьтә туган якны өйрәнү музее янындагы юл чатында 52 яшьлек шофер, КамАЗ белән борылган вакытта, тиешле аралыкны сайламый һәм тимер корылмага бәрелә.
«Бәхеткә, бу вакытта әлеге урында кешеләр юк иде, беркем дә зыян күрмәде. Машина йөртүчегә 1500 сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде», — дип хәбәр итте Кукмара районының ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
Фото: район ЮХИДИ
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев