Кукмарада Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелде
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелде

19 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.

Кукмарада Дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе хезмәткәрләре мәктәп укучылары, яшь юл хәрәкәтете инспекторлары, район «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре, яшь армиячеләр белән берлектә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган истәлекле акция үткәрделәр.

Укучылар Кукмараның күп транспорт хәрәкәте булган урамнарының берсендә машина йөртүчеләрне җәяүлеләргә юл бирергә, тизлек режимын үтәргә, уяу булырга чакырдылар, ә җәяүлеләрне юлларны җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга өндәделәр, буклетлар өләштеләр. 

«Акция җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм имгәнүләрне киметү, юлдагы хокук бозуларга каршы тору проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бүген без юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алабыз һәм аларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашабыз», — диде район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев