Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ике шоферны машина тәрәзәсен каралткан өчен штрафка тартканнар

Ян-як һәм каршы як тәрәзәләрдә пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70%тан ким булмаска тиеш.

Кукмарада ике шоферны автомобиль тәрәзәсен каралткан өчен штрафка тартканнар. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ инспекторлары район территориясендә рейд уздырды. Алар төп игътибарны кап-кара тәрәзәләрдә хәрәкәт итүче автомобильләргә юнәлтте.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланды. Шуларның икесе - автомобиль тәрәзәсен нормадан артык итеп каралткан өчен.

ЮХИДИ исегезгә төшерә: автомобильләрнең ян-як һәм каршы як тәрәзәләрендәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 %тан ким булмаска тиеш. Кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, шофер урында ук кимчелекне төзәтергә тиеш. Шуннан соң гына ул алга таба юлын дәвам итә ала.

Кабат кагыйдәне бозучыларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яный.

фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X