Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган

    Юл һәлакәтендә машина йөртүче зыян күргән

    20 сентябрь көнне 22.00 сәгатьтә Кукмараның Нократ Аланына таба урау юлында транспорт һәлакәте булган. Дэу-Нексиа машинасының 1966 елгы шоферы тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, руль белән идарәне югалтып, каршы як юл читенә төшеп капланган. Машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

    Реклама

    Район ЮХИДИ хезмәте шәһәр халкын һәм кунакларны юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: