Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Бала – төп пассажир!» дигән акция бара

Махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур.

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр «Бала – төп пассажир!» дигән акция уза. Бу хакта район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

ЮХИДИ начальнигы республикада балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен билгеләп үтте. «Агымдагы елның ике аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 59 юл фаҗигасе булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 65е төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмарада балалар белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәде», - диде ул.

ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Әти-әниләрдән үз балаларына карата контрольне арттыруларын, өлкәннәрнең дә, балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X