Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада алты шофер балаларын махсус креслога утыртмаган өчен штрафка тартылган

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 10 гыйнварга кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый. Балаларын махсус балалар утыргычы...

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 10 гыйнварга кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Балаларын махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган автомобильдә хәрәкәт иткән өчен 6 шофер штрафка тартылды. Шулай ук иминлек каешы куймаган - 7, җәяүлеләргә юл бирмәгән 18 кешегә дә беркетмәләр төзелде. Акция барган чорда җәяүлеләр гаебе белән 23 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде.

Бу хакта ЮХИДИ начальнигы Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ хәбәр итте.

фото: http://divo.nnov.ru/index.php?module=news&do=print&id=424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk