Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районының ЮХИДИ начальнигы: Юл билгесе матурлык өчен түгел

Кукмара юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел районда 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 33е төрле тән җәрәхәтләре алган. Быелның бер аенда фаҗигаләр саны – 63.

Әле күптән түгел, 9 февраль көнне Казан-Шәмәрдән трассасында килеп чыккан коточкыч һәлакәт турында да ишетми калмаучылар сирәк булгандыр. Ике чит автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә, машиналарның икесе дә юл читенә чыгып “оча”. Берсенең шоферы белән пассажиры – ир һәм хатын, чыгышлары белән Зур Кукмара авылыннан булып, Казанда яшәгән якташларыбыз – фаҗига урынында ук җан бирәләр. Бер мизгел эчендә әйтеп-аңлатып бетермәслек нинди зур кайгы-хәсрәт!

Кукмара юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел районда 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 33е төрле тән җәрәхәтләре алган. Быелның бер аенда фаҗигаләр саны – 63.

«Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау нәтиҗәсендә килеп чыгучы юл фаҗигаләре елдан-ел арта. Элегрәк һәлакәтләргә китергән төп сәбәп дип, тиешле тизлекне сакламауны атасак, хәзер исә күбрәк транспортны узып китү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгуны әйтер идем. Руль артына утыручыларның кайберләре үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерләрен куркыныч астына куюлары турында уйламыйлар. Бәла-каза килеп чыккач, күпме генә үкенүгә карамастан, беркемне дә кире кайтарып булмый! Әнә бит узган ел районда да өч һәлакәт үлем белән төгәлләнде. 9 июньдә көндезге сәгать өчләр тирәсендә Өлге-Нырты совхозы автоюлы аша автомобильдә баручы 1965 елгы ир-ат, тиешле тизлекне сакламавы аркасында, руль белән идарәне югалта, юл билгесенә килеп бәрелә һәм дамбадан төшеп каплана. 21 ел транспорт йөртү стажы булган райондашыбыз имгәнүләрдән дәваханәнең реанимация бүлегендә соңгы сулышын алды. Алдагы һәлакәт 10 июльдә булды. Төнге сәгать уннар тирәсендә Өлге-Иске Юмья юлыннан ВАЗ-21093 автомобилендә хәрәкәт иткән 33 яшьлек ир-егет “Узып китү тыела” дигән юл билгесе куелган зонада иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сакламый, шул рәвешле руль белән идарә итүен югалта һәм юлның каршы як полосасыннан баручы чит ил машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә ВАЗ шоферы - Саба районы кешесенең ашыгыч ярдәм күрсәтү автомобиле килеп җиткәнче гомере өзелә. Юл билгеләренең берсе дә матурлык өчен куелмый. Руль артына утырган кеше вакыт-вакыт булса да шуларга күз төшерсә, бәлки үкенечле үлемнәр саны да кимер иде...» - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Яңа ел алдыннан Байлангар авылының Совет урамында булган юл һәлакәте шулай ук бик тетрәндерде. Автомобильләр хәрәкәте зур трассада да түгел, гади авыл урамында бит! Фирдүс Каниф улы әлеге очракка да тукталды.

«25 декабрьдә көндезге сәгать берләр тирәсендә чит ил автомобиле руле артына утырган 1967 елгы ир-ат, тиешле тизлекне сакламавы, һава торышы шартларын исәпкә алмавы нәтиҗәсендә, машиналар юлының каршы як читенә чыга һәм ерганакка төшә. Фаҗигадә 49 яшьлек пассажир - ике бала әнисе зыян күргән иде. Кызганыч, берникадәр вакыттан соң әлеге ханымның дәваханәдә гомере өзелү турында хәбәр алынды», - ди ул.

ЮХИДИ начальнигы алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыручылар хакында да үзенең ачынуын белдерде.

«Закон таләпләре катгый, штраф суммалары саллы дип тә тормый, кайбер “җиңел акыллы” шоферлар исерек хәлдә дә машина йөртүне дәвам итә. Аларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә бит. Узган ел әнә шундый 208 шофер транспорт йөртү таныклыгыннан “колак каккан” булса, быел инде 16 кешегә административ беркетмә төзелде. Исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырсаң, 1,6-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф каралган. Машина рулен исерек шоферга тапшырсаң, әлеге шофер да, үзең дә 1,6-2 ел рульгә утыра алмыйсың, 30 мең сум штраф та түлисең. Бер ел эчендә кабат салмыш хәлдә эләксәң, 3 елга транспорт йөртү турында онытып торасың, штраф суммасы да саллы», - ди Фирдүс Фәхретдинов.

фото: район ЮХИДИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk