Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында җиңел машина әйләнү нәтиҗәсендә, пассажиры зыян күргән

    Авария кичә Аш-Буҗи авылы янындагы юл чатында була.

    Кукмара районында җиңел машина әйләнү нәтиҗәсендә пассажиры зыян күргән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

    Авария 11 май көнне 15.20 сәгатьтә Кукмара районының Аш-Буҗи авылы янындагы «Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш» автомобиль юлының 699нчы чакрымында була.

    Реклама

    «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый, каршы як юлга чыга һәм идарәне үти алмыйча әйләнеп каплана.

    Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның пассажиры зыян күрә, аны район үзәк дәваханәсенә озаталар.

    Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: