Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында биш ай эчендә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән

Бу вакыт эчендә 72 исерек шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Агымдагы елның биш аенда районда 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләрнең иң беренчесе – юлның каршы як полосасына чыгу, узып киткән вакытта тиешле кагыйдәне сакламау. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан әнә шундый 228 шофер ачыкланган. Икенче урында исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыру тора. Быелның биш аенда 72 шофер йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

«Штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә, фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә, кешеләрнең гомерләре өзелә. Билгеле булганча, беренче тапкыр исерек хәлдә тоткарланучыларның 1,5-2 елга кадәр йөртү таныклыкларын алалар һәм 30 мең сум штраф салалар. Ә инде транспорт йөртүче бер ел эчендә исерткеч эчемлекләр кулланган өчен икенче тапкыр тоткарланса, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 264.1нче маддәсе буенча аңа карата җинаять эше кузгатыла, һәм суд карары буенча ул җаваплылыкка тартыла. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр сигез шоферга җинаять эше кузгатылды. Быелның биш аенда 18 яшькә кадәрге балалар катнашында өч юл фаҗигасе булды, аларда ике бала зыян күрде», - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев