Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибарлы һәм сак булыйк

Агымдагы елның дүрт аенда район территориясендә 10 юл-транспорт фаҗигасе булды, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 12 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда фаҗигаләр саны - 4кә, һәлак булучылар саны 3кә артык.

Бәхетсезлек очракларына китерүче төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау (2 һәлакәт), урам чатларын узу (2 очрак), узып китү, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыру (1әр очрак) тора. Җәяүлеләр гаебе белән 4 һәлакәт теркәлде.
Алкогольле эчемлекләр кулланган һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 70 шофер тоткарланды. Балаларын йөрткәндә автомобилен махсус утыргыч белән җиһазландырмаган, иминлек каешы куймаган өчен 178 ата-анага беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 81 бала ачыкланды, аларга махсус карточкалар тутырылды.
Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, вакытсыз гомерләр өзелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk