Әлеге профилактик чара кичә Ленин урамында үткәрелде.
Кичә, 25 май көнне, Кукмара шәһәренең Ленин урамында “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Ул 13.00 сәгатьтә башланып, 90 минут дәвам итте.
- Операция барышында юл йөрү кагыйдәсен бозуның 15 очрагы теркәлде. Аның 14е - юлны тиешсез урыннан чыккан җәяүле һәм 1се административ штрафны түләмәгән өчен иде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар барысы да административ җаваплылыкка тартылдылар. Мондый чаралар районда еш үткәреләчәк, - дип белдерде район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
Нет комментариев