Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кукмарада яшәүче: Истәлек тактасы куелсын иде

Әле беркөнне дә шул вакытларны искә алып, иске военкомат тирәсен, андагы паркны әйләнеп кайттым

Мин 1978 елны хәрби комиссариатның элеккеге иске бинасыннан армия хезмәтенә киткән идем. Күңелле итеп озатып калдылар. Авыллардан да китүчеләр булгандыр инде, кеше бик күп, тау бите тулы яшьләр иде. Әле беркөнне дә шул вакытларны искә алып, иске военкомат тирәсен, андагы паркны әйләнеп кайттым. Күңел хатирәләр белән тулды, хәзер военкоматның ул бинасы юк шул инде. Ул үзенчә бик матур иде. Сугышка да безнең әти-бабайлар шуннан алынган дип беләм. Анда ясалган яңа паркка  шул бинаның фотосурәте белән берәр мемориаль такта куеп булмыймы икән? Җитәкчеләр әлеге фикергә колак салсыннар иде, бу өлкәннәр өчен - истәлек, яшьләргә тарих булыр иде.

Гомәр ГАЛӘВИЕВ, Кукмара

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев