Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы карарны имзалады

Бүләкләнүчеләр арасында республиканың орденга лаек булган 17 кешесе бар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына һәм Россия Федерациясе Геройларына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы карарны имзалады. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Бүләкләр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен биреләчәк», — дип билгеләп узды Лилия Галимова.

Бүләкләнүчеләр арасында республиканың орденга лаек булган 17 кешесе бар. Бүген Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны бәйрәм белән котларга килде. Аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале кичә тапшырылды.

Татарстанда бүген Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Президент Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны бәйрәм белән котлап, Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында бу бәйрәм аерым патриотик мәгънәгә ия булуын искәртте.

«Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаев, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабиров, Илдус Мостюков һәм Николай Фролов, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллин Татарстанның башка геройлары белән бергә безнең горурлыгыбыз, милли байлыгыбыз», — диде республика җитәкчесе.

фото:  ТР Президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk