Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Мин бит татар малае" бәйгесендә малайлар үзләренең осталыкларын күрсәтте

Бәйге биш этаптан торды.

“Ромашка” балалар бакчасында “Мин бит татар малае - 2020” бәйгесенең икенче туры зур оешканлык белән узды. Бәйгедә Кукмара шәһәре 10нчы номерлы “Ромашка” балалар бакчасыннан Ганиев Ислам, Вахит авылы балалар бакчасыннан Габдрахманов Айназ, Ядегәр авылы балалар бакчасыннан Галиуллин Илзат, Янил авылы балалар бакчасыннан Каримуллин Кәрим үзләренең көчләрен сынадылар, төрле бәйгеләрдә осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйге биш этаптан торды: ”Визит карточкасы – минем шәҗәрәм”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Оста балыкчы”, “Татар халык йолалары”, “Өй эше”. Безнең малайларыбыз һәр бәйгедә дә үзләренең уңган, булган, эшкә дә телгә дә оста икәнлекләрен күрсәттеләр. Һәр бәйге бик нык эзерлек, осталык сорый торган иде. Малайларыбыз барлык этапларны уңышлы үтәп чыктылар. Бәйге араларында җырлар, шигырьләр тыңлап ял итеп алырга да өлгерделәр.

Жюри әгъзалары бәйге барышында малайларыбызның эшләренә гадел бәя биреп, ахыргы нәтиҗәне чыгардылар. Жюри составында “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Батталова Рузия Галимҗан кызы, Кукмара шәһәре музыка мәктәбе директоры Фасхутдинова Эльвира Халил кызы, Кукмара шәһәренең дүртенче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Мухамадиева Энҗе Мәсхүт кызы иде.

“Мин бит татар малае - 2020” бәйгесенең җиңүчесе Янил авылы балалар бакчасыннан Каримуллин Кәрим Зөлфәт улы булды. Бәйгенең “Иң уңган малай” номинациясендә Кукмара шәһәре 10нчы номерлы “Ромашка” балалар бакчасыннан Ганиев Ислам Равил улы, “Милләтпәрвар малай” номинациясендә Ядегәр авылы балалар бакчасыннан Галиуллин Илзат Илнур улы, “Сәхнә йолдызы” номинациясендә Вахит авылы балалар бакчасыннан Габдрахманов Айназ Алмаз улы дип табылды.

Дамира Сәйфетдинова, Кукмара шәһәре 10нчы номерлы

“Ромашка” балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk