Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада "Кукмара патриоты" марш-бросогы кысаларында, дистанцияне 6 яшьтән 80 яшькә кадәрге катнашучылар узды

Алар төрле авырлыктагы 4 һәм 7 чакрым дистанция узды


Кукмарада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан скандинавча йөрү буенча "Кукмара патриоты" дигән марш-бросок үткәрелде. Анда теләге булган һәркем катнаша алды, хәтта күрше Нократ Аланыннан да килделәр. Иң яшь спортчыга - өч, ә иң өлкәненә 80 яшь иде.

- Миңа танышым Александр шалтыратып, Кукмарада спорт чарасы уза дип хәбәр итте. Ул алты яшьлек кызы Маша белән килде. Мин актив тормыш рәвеше яклы, бик күп уңай кичерешләр алдым. Кукмаралыларга афәрин! - диде 80 яшьлек Александр Шишкин. - Физкультура ул - хәрәкәт. Әгәр сәламәтлегеңнең һәм рухыңның нык булуын телисең икән, спорт белән шөгыльләнергә һәм кешеләргә начарлык теләмәскә кирәк.

Катнашучылар төрле авырлыктагы 4 һәм 7 чакрым дистанция узды. Финалда спортчыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән төгәлләнде.

фото: Алсу Гатауллина/  "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk