Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Югары Өскебаштан борчылып кайттым

Әлеге хатка Югары Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян МӨХӘММӘТҖАНОВтан түбәндәге җавап алынды

Мин тумышым белән Югары Өскебаштан. Әле шушы көннәрдә генә туган ягыма кайткач, зиратка бардым. Мәңгелек йортның Фәүзия апалар башы гел чүп. Тыкрыктан исә бөтенләй йөрерлек түгел, кайсыдыр анда казларын ябып куйган. Күпергә җиткән идем, ул да ярымҗимерек. Чишмә янында да тәртип юк. Күп кешенең капка төбе саен ком, таш өемнәре, кайберләренекендә биек булып чүп үләннәре үсеп утыра. Авылның ташландык хәлгә килүенә борчылып кайттым.

Газета укучы

Әлеге сорауга Югары Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян МӨХӘММӘТҖАНОВтан түбәндәге җавап алынды:

- Авылның төзеклеге, чисталыгы шунда яшәүчеләрнең җаваплылыгында. Капка төпләрен тәртиптә тоту, тыкрыкларны җыештыру  ул - һәр шәхси хуҗалыкның бурычы. Авыл җирлеге ел саен яз көне әлеге кагыйдәләр язылган кәгазьне кул куйдырып өләшеп чыга, хәтта чүп җыю графигын да кертәбез. Кукмарадан килеп, атнага ике тапкыр чүп җыела. Ә акча түләргә теләмәгән кешеләр  чүпләрен теләсә кая ташлый.

Төзелеш эшләре алып барганда капка төбендә  вакытлыча ком-таш кебек материаллар тоту өчен рөхсәт бирелә. Урамдагы ком-таш ул авылның ташландык хәле түгел, ә тормышның дәвам итүе.

Зиратларда ел әйләнәсендә өмәләр оештырыла. Кызганычка каршы, анда авылда гомер итүчеләр генә катнаша, ә читтә яшәүчеләр кайтмый.
Читтән карап йөргәндә җитешмәгән җирләрне күрергә була, ә менә бер тапкыр кайтып кына авылның чисталыгына бәя биреп булмый. Бу бары тик бергәләп, бердәм булып эшләгәндә генә бәяләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk