Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ядегәрнең Гагарин урамы - әҗәл урамына тиң

Чыннан да, аның бүгенге торышы мактанырлык түгел.

Мин үзем Ядегәр авылында туып-үстем һәм хәзер дә шунда кайтып йөрим. Елына бер килә торган Сабан туена да гаилә белән кайтырга тырышабыз. Авыл Сабан туена бара торган бердәнбер Гагарин урамын мин, әҗәл урамы, дияр идем. Яз-көз айларында яңгырлы көннәрдә аннан халык ничек йөри икән?! Үткән ел яңгырлы булу сәбәпле, Сабантуйга барып җитә алмыйча, күпер турысыннан кире борылдык. Без генә түгел, башкалар да шулай эшләде. Машинаның чокырда я алды, я арты тия, ә җәяүлегә - саз, пычрак, баткак. Сабантуйда ун-унбиш кенә кеше булган, диделәр. Бар халык Вахит Сабан туена китте, чөнки юллары менә дигән. Бездәге юлларны да шулай рәтләп булмыймы? Әллә ничә чакрым ара түгел бит. Ел саен авыл халкыннан җыелган акчалар кайда китә икән? Аннан соң Ленин урамыннан килеп, шул урамга төшкәндә буйдан-буйга елгага кадәр канау бар иде. Шул канау да хәзер тигезләнеп беткән. Аны яңадан трактор белән казытып, шәхси йортта яшәүчеләр капка төпләренә күпер ясасалар әйбәт булыр иде. Ул урам елгага таба авыш булу сәбәпле, кар, яңгыр сулары елгага ага, башка юл юк. Авыл җирлеге башлыгы йорт хуҗаларына канауларны күммәгез, дип кисәтү ясасын иде.
Сәрия апагыз, Кукмара

Әлеге хатка Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар ФӘЙЗУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды.

- Хатта әйтелгәнчә, Ядегәр авылы Сабан туена бара торган бердәнбер урам – Гагарин урамы. Чыннан да, аның бүгенге торышы мактанырлык түгел. Ләкин хатта язылганча, аны “әҗәл урамы” дип атау да дөрес булмас. Ә үткән ел Сабантуйга халыкның аз килүе һава торышының начар булуына бәйле. Ядегәрне Вахит белән дә чагыштырып булмый, безнең җирлек тә төшеп калганнардан түгел.
Ел саен халыктан үзара салым акчалары җыела. Ул акчаларга нинди эшләр башкарылганлыгы турында халык алдында хисап тотабыз.
Гагарин урамын халыктан җыелган үзара салым акчаларына гына эшләп чыгу мөмкин түгел. Район хакимиятенең ярдәме белән Ядегәр җирлегендә 2018, ягъни бу елны дәүләт программасы буенча таш юл салынырга тиеш. Әлеге эшләр башкарылмыйча, шәхси йортларның капка төпләренә канау казып, күпер ясауның мәгънәсе юк, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk