Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ядегәрдә ике күрше ник килешә алмый? (сорау-җавап)

Әлеге сорауга Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар ФӘЙЗУЛЛИННАН түбәндәге җавап алынды

Мин Ядегәр авылының Дружба урамында яшим. Миннән астагы күршеләр урамнан суны агыздыртмыйлар. Мин үткән ел  бу сорау белән бер тапкыр мөрәҗәгать иткән идем инде. Ул вакытта әлеге мәсьәләне хәл ителер дигәннәр иде, әмма бер ел узды, нәтиҗәсе булмады. Быел да бөтен бакча суда утыра. Язгы су кайдан агарга тиеш соң?

Расим САДЫЙКОВ

 

Әлеге сорауга Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар ФӘЙЗУЛЛИННАН түбәндәге җавап алынды:

- Ядегәр авылының Дружба урамында яшәүче Расим Садыйков белән Гагарин урамындагы күршеләре арасында аңлашылмаучанлык күптәннән килә. Үткән елгы шикаятьтән соң, әлеге мәсьәләне урамга канау казып чишәргә дигән нәтиҗәгә килгән идек. Әмма яз җиткәч, болай гына проблеманы хәл итеп булмаячагы ачыкланды. Урынга комиссия белән барып караганнан соң, Дружба урамындагы юлның балчыгын тигезләргә һәм өстәмә балчык салырга дигән нәтиҗәгә килдек.

Җирлектә барлык эшләр дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарыла. Шуңа күрә бердәм булып, уртак фикергә килеп эшлисе иде. Моның өчен һәркем үзендә күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык хисе тоярга тиеш дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X