Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Терапевт COVID-19 белән авырганнан соң ничек тернәкләнү турында сөйләде

Райондашыбыз, терапевт, табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борһанова бу уңайдан үзенең киңәшләрен бирде.

Коронавирус дигән мәкерле чир мине дә читләп узмады. Шөкер, савыктым да шикелле. Әмма ике ай узуга карамастан, һаман ит белән йомырка ашый алмыйм, әллә нинди тәмнәр килә инде менә. Исләрне дә юньләп сизмим. Бу хәл кайчан бетәр икән? Организмны кире үз хәленә кайтару өчен, нәрсә эшләп карыйм?

Кадрия, Кукмара
 
Райондашыбыз, терапевт, табиб-диетолог, нутрициолог Элина БОРҺАНОВА бу уңайдан үзенең киңәшләрен бирде:

 - Кызганычка каршы, “таҗ”лы вирус һаман да тормышыбыздан китәргә җыенмый. Авыру кичергәннән соң да тәм һәм ис тоймаудан зарланучылар бик күп. Бу - вирус рецепторлардан баш миенә мәгълүматларны илтүче нерв җепселләрен зарарлаудан булырга мөмкин. Организм үз җае белән эшли башласын өчен, шактый вакыт үтә. Әгәр аллергия юк икән, төрле хуш исләр килеп торучы эвкалипт, лимон, әфлисун, гардения майларын, канәферне 20 секунд дәвамында көнгә ике тапкыр һәм аннан да ешрак иснәргә кирәк. Әгәр тавык итеннән бозылган балык исе аңкыса, аннан элегрәк нинди ис килүен хәтердә яңарту мөһим. Шулай ук цинк, В төркеменә керүче витаминнар, лецитин да организм өчен бик файдалы. Әмма витаминнарны анализлар биргәннән соң һәм дәвалаучы табиб белән киңәшкәннән соң гына куллану сорала.

Иммун системасын ныгыту өчен, көнгә өч порция аксым, рационга төрле тәмләткечләр (орегано, розмарин, куркума), суган һәм сарымсак, яшелчә, җиләк-җимешләр, А витаминына бай яшелчәләрдән кишер, кабак, хөрмә, тәрәч (треска) бавыры, зәйтүн һәм үсемлек мае, чикләвек, диңгез продуктлары, тимергә бай бавыр, ит, С витамины кергән продуктлар ашарга, Д витамины эчәргә кирәк.

COVID-19 белән авырганнарга, тән температурасы югары булмаган очракта, сулыш күнегүләре ясау да ярдәмгә килә.

фото: https://www.instagram.com/elinnika_doctor/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X