Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Сазтамак балаларына автобус булырмы?

Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт МАНСУРОВтан түбәндәге җавап алынды

Кукмара 1нче гимназиясендә Сазтамактан утызлап бала йөреп укый. Авылда башлангыч мәктәп ябылганлыктан, алар арасында кечкенә сыйныф укучылары да бар. Балаларны йөртү өчен мәктәп автобусы бирелмәде. Нинди транспорт туры килсә, шуның белән барып-кайтырга мәҗбүрләр. Ни өчен Байлангар мәктәбендә укымыйлар, дисәгез, аңа кадәр дә ара якын түгел: дүрт чакрым. Машиналар тыз-быз йөргән юлдан бара алар, бу балаларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч. Кайвакыт һава торышы да яңгырлы, җилле-буранлы була бит. Баласын йөртергә һәркемнең үз транспорты юк. Автобус мәсьәләсе кайчан хәл ителер икән?

Минзәлия ГАНИЕВА, Сазтамак авылы

Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт МАНСУРОВтан түбәндәге җавап алынды.

- Сазтамак авылы укучылары Байлангар урта мәктәбенә беркетелгән. Санитария-эпидемиология кагыйдәләре буенча ике авыл арасы дүрт чакрымнан арткан очракта гына балаларга транспорт хезмәте  күрсәтелә ала, ягъни мәктәп автобус белән тәэмин ителә. Сазтамак белән Байлангарның арасы өч-дүрт чакрымны гына тәшкил итү сәбәпле,  укучыларны автобус белән йөртү мөмкин түгел.   

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X