Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ринат Шәмиев Үрәсбаш авылында юлларны кардан чистарту мәсьәләсенә ачыклык кертте

Үрәсбаш – җирлектәге иң ерак авыл, шуңа күрә юл соңрак ачыла.

Үрәсбаш авылында урамнарны чистарту кайчан тәртипкә китерелер икән? Кыш башланганнан бирле тилмерәбез бит. Буран булган саен машиналар батып кала. Бу арада бөтенләй дә юллар чистартылмый. Халык эшкә киткәнче көрәтәсе бит инде аны. Башка авылларда юллар үзвакытында тәртипкә китерелә, ә бездә көн тудымы, бүген ничек урамнан чыгасы булыр икән дигән проблема.

Авыл халкы исеменнән Владислав ГАВРИЛОВ. Фотолар да теркибез. Җавап көтеп калабыз.

Сорауга Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев болай дип җавап бирде:

- Безнең Түбән Үрәс җирлегенә биш авыл керә. Җирлекнең тракторы булмау сәбәпле, юлларны чистартырга договорны “Кукморагрохимсервис” җәмгыяте белән төзедек. Җирлектәге бер авылда да юлның өзелгәне юк. Бары тик 9 февраль көнне, көне буе буран булу сәбәпле, юллар чистартылмады. 10 февраль көнне трактор иртәнге сәгать алтыдан чыгып китте. Үрәсбаш – җирлектәге иң ерак авыл. Шуңа күрә юл соңрак ачыла. Моны халык аңласын иде. Узган кышта “Кукморагрохимсервис” тракторы кар чистартуда 17 көн эшләгән булса, соңгы өч айда 30дан артып китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иртэнге 10 да юл корэп булмый инде ул ,кичтэн бер корэтергэ кирэк авылларны, Пычак авылы жирлегендэ менэ итеп кин ачыла .

    erid: 2VtzqxWHLUk