Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Намаз һәм сәхәр вакыты үзгәрәчәк

Шул уңайдан намаз укучы һәм ураза тотучы мөселманнар 2-3 май көннәрендә ястү намазы һәм сәхәр тәмамлану вакытлары үзгәрүгә игътибар итәргә онытмасын иде. 

- Мине генә түгел, күп кешене борчый торган сораудыр бу. Соңгы елларда май башында ястү намазы керү вакыты һәм сәхәр тәмам булган вакыт үзгәрә иде. Быел әлеге үзгәреш Рамазан аена туры килә: ягъни 3 майдан ястү намазы 1 сәгать алдан башлана, ә 4 майдан сәхәр 2 сәгатькә диярлек соңрак тәмамлана. Гыйбадәт вакытының шулай кинәт үзгәрүенең сәбәбе нәрсәдә икән?

Кукмарадан Сания апагыз   

Сорауга Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт КУРАМШИН җавап бирде:

- Билгеле булганча, мөселманнар яши торган җирлекнең географик үзенчәлегенә бәйле рәвештә, ел фасылына карап, кояшның чыгу һәм бату вакыты үзгәрә. Әйтик, Россия җирлегендә кышкы вакытта кояш офыктан әллә ни күп күтәрелми, шул сәбәпле бу чорда көн кыска, ә төннәр озын була. Җәй көне исә кояш офыктан шактый югары күтәрелгәнгә, көннәр озыная, ә төннәр шактый кыскара, хәтта шундый бер вакыт була ки, кояш бик иртә чыгу һәм бик соң бату сәбәпле, караңгылык тулысынча төшми, һәм  4-5 майдан башлап, 7-8 августка кадәр чын мәгънәдәге төн асылда булмый. Шуңа күрә галимнәр бу вакыт өчен ястү һәм иртәнге намазларның вакытын уртача күрсәткечләргә нигезләнеп билгели. Шул уңайдан намаз укучы һәм ураза тотучы мөселманнар 2-3 май көннәрендә ястү намазы һәм сәхәр тәмамлану вакытлары үзгәрүгә игътибар итәргә онытмасын иде. 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X