Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмарада төзәкләндерү эшләрен алып барырга нәрсә комачаулый?

“Бер елны - өч, икенче елны тагын өч метр юл салалар, эшләрен башлыйлар да ташлыйлар”, - дигән зарлану сүзләре ишетергә туры килә.

Кукмарада рөхсәтсез төзелгән гаражлар турында күп тапкыр газета битләрендә укыдык. Әмма алар һаман бар әле, безнең ишегалдында да бер күршебезнеке калды, район үзәк дәваханәсе янындагы “Сәфәр” бинасы артында да бер гараж тора. Шуңа күрә машина куярга тукталыш ясый алмыйлар, дип беләм. Әлеге хуҗаларга нинди эшләрне тоткарлаганнарын әйтеп язсагыз, аңламаслар микән? Иске гараж-сарайларга караганда, машина кую урыны ясалса, яхшырак бит.

Рәмис, Кукмара

 

Әлеге хатка шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды.

- Әйе, дәваханә янындагы “Сәфәр” бинасы артында, ягъни Ворошилов урамы 23нче йорт янында бер гараж калды. Хуҗасы аны алудан баш тартты, шуңа күрә әлеге эш судка җибәрелде. Игътибар итсәгез, анда машина кую урыны - стоянка ясалды, ә уртада гараж тору сәбәпле, ул өлешен  эшләмичә калдырып китәргә туры килде. Тимер юл урамы буенча барсак, мондый гаражлар тагын бар әле. 18нче йортның артына да машина кую урыны ясалырга тиеш иде, әмма гаражлар алынмау сәбәпле, эш тукталып калды. Югыйсә, кайбер гараж хуҗалары бу йортта яшәмиләр. Кайберләрен алырга, дигән суд карары да бар, әмма төрле сәбәпләр табып, аны кичектерәләр. Тимер юл урамында 16нчы йорт каршында шул тирәдәге ике йорт өчен машина кую урыны ясарга планлаштырылды, әмма бер гараж комачау итте. Үткән ел Нур Баян урамының 37нче йорт янындагы бер гаражны әйләнеп үтеп, машина кую урыны ясалды, югыйсә, әлеге корылма бик начар хәлдә, черегән, әмма аны алмас өчен, төрле сәбәпләр таптылар. Ворошилов урамының 20нче йорт янында – ике, Маяковский урамында су зонасы артында, әлеге урамның 19нчы йорт каршындагы юл кырыенда да берәр гараж калды. Завод урамының 13нче йорт территориясендә дә шул ук хәл. Чехов урамында өч гараж бар. Анда юл һәм машина кую урыны ясалырга тиеш иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында, планлаштырган эшнең бер өлеше генә башкарылачак, ягъни юл салыначак, ә стоянка булмый. Майский урамының үзән буенда 9-10 гараж бар әле. Анда да территорияне төзекләндерү буенча уйланган эшләр башкарылмаячак. Авария хәлендәге 61нче йорт янында да мунча-сарайлар тезелеп киткән.

Максатыбыз – шәһәребездә яшәү шартларын яхшырту,  уңайлы мохит тудыру.  Әмма кайбер кешеләрнең  аяк чалуы нәтиҗәсендә, планлаштырылган эшләрне башкару авырлаша. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча юллар салу, машина кую урыннары ясау, территорияне төзекләндерү, яшелләндерү кебек эшләр тоткарлана. Кешеләрдән еш кына зарланып: “Бер елны - өч, икенче елны тагын өч метр юл салалар, эшләрен башлыйлар да ташлыйлар”, - дигән зарлану сүзләре ишетергә туры килә. Шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, шәһәр халкының да теләктәшлек күрсәтүе кирәк.

фото: Ризилә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk