Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмарада мәетне соңгы юлга озату өчен мөмкинлекләр тудырылырмы?

Сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә

Дин әһелләренә соравым бар иде. Ислам дине буенча кешене соңгы юлга юып һәм башка дини йолаларны башкарып озатырга кирәк. Әмма күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бу бик мәшәкатьле, чөнки мәетне моргтан алып кайтканнан соң, кабат тар коридорлар буенча фатирга алып керү, бигрәк тә өске катларга алып менү бик уңайсыз. Шуңа күрә мәетне юып, барлык шартларын китереп соңгы юлга озату өчен мәчет территориясендә мөмкинлекләр тудырып булмыймы? Кайбер районнарда бу хезмәт оештырылган, билгеле, ул түләүле. Әмма уңайлы, чөнки кешеләр болай да авыр вакытларында күпме мәшәкатьтән  котыла.

Венера ХӘЙРУЛЛИНА, Кукмара

Сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ җавап бирә:

- Бу - бик актуаль мәсьәлә. Без үзебез дә бу турыда уйланабыз, чишү юлларын эзлибез. Әлбәттә, мәетне соңгы юлга озату өчен бөтен шартларга, дини кануннарга  туры килә торган бина кирәк. Тик әлегә аның урыны билгеле түгел.

фото: архив/ kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X