Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара районында яшәүче: Юл акчасы ни өчен бетерелде

Әлеге сорауга республика матди ярдәм үзәгенең Кукмара районындагы 24нче номерлы бүлеге мөдире Гөлфия Галәвиева җавап бирә.

Миңа апрель аеннан юл акчасы килми башлады. Пенсиям – 15872 сум, йорт – 32 квадрат метр, участок - 33 сутый. Минем пай җирем юк, ә булырга тиеш. Йорт-җир минем исемдә. Без иптәшем белән язылышкан, 47 ел бергә көн күрәбез. 6 сутый бакча утыртабыз. Безнең ирем белән икебезгә 16шар сутый җир туры килә. Юл акчасы ни өчен бетерелде, аңлатып язсыннар иде.
Нурия НӘБИЕВА, Важашур
 
Әлеге сорауга республика матди ярдәм үзәгенең Кукмара  районындагы 24нче номерлы бүлеге мөдире Гөлфия ГАЛӘВИЕВА җавап бирә:

- 2005 елның 1 гыйнварыннан алып 2021 елның 31 мартына  кадәр хат авторына  юл йөрү өчен айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тапшырылып барган.

Юл акчасы алты айга билгеләнә һәм социаль яклау органнарында пенсионерның бу акчага хокукын раслаучы мәгълүматлар булганда, яңа срокка түләү пенсионерның мөрәҗәгатеннән башка автомат рәвештә озайтыла. Әмма сезнең 2021 елның апрель аенда җир участогын кулланудан кергән табышыгыз белән бергә пенсиягезнең 20 мең сумнан артып китүе сәбәпле, юл акчасы кире кагылган.

Социаль ярдәм чаралары билгеләнгәндә үз милкендә суммар мәйданы 20 сутыйдан артып киткән җир кишәрлекләре булган пенсионерларга аны кулланудан алынган керемнәр дә исәпләнә. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне сатудан алынган чиста керемне 20 сутыйдан артып калган җир мәйданына тапкырлау юлы белән исәпләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пенсионерның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә аның үз өстендәге мөлкәте генә исәпкә алына, ә гаилә әгъзаларыныкы керми.

Росреестрдан алынган мәгълүматларга караганда, сезнең милектә 34,59 сутый җир участогы бар. 34,59 сутый җирнең 20 сутыйдан артыгы 14,59 сутый җиргә тигез була. Татарстан Министрлар Кабинеты билгеләгән норматив буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкта бер сутый җир мәйданыннан алынган җиләк-җимеш һәм продукцияне сатудан алынган чиста керем аена 364 сумны тәшкил итә. Шуннан чыгып, 14,59 сутый җирдән алынган керем 5310,76 сумга тиң.

2020 елның 1 июленнән алып 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорда сезнең пенсиягез - 89589,42 сумны, ә шул ук чорда шәхси ярдәмче хуҗалыкта алынган җиләк-җимеш һәм продукцияне сатудан кергән табыш күләме 31864,56 сумны тәшкил итә.

Шулай ук 2020 елның октябрь аенда пай җирләрен арендага биргән өчен 3470 сум күләмендә керемегез бар. 2020 елның 1 июленнән алып 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорда гомуми керемегез - 124923,98 сум. Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән чорда уртача айлык керемегез 20820,66 сумны тәшкил итә, бу җан башына билгеләнгән уртача 20 мең сум керемнән артып китә. Шуңа бәйле рәвештә, сезгә юл йөрү өчен ай саен бирелә торган акча автомат рәвештә озайтылмаган.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X