Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара районы белгече яшь гаиләләрнең торак алу өчен нинди программада катнаша алулары турында сөйләде

Районда тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль ипотека программасы эшли.

Миңа – 24, ә иремә 26 яшь. Без, яшь гаилә буларак, торак алу өчен нинди программада катнаша алабыз? Шул турыда аңлатып узсагыз иде. 

Алсу, Кукмара  

Әлеге сорауга район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова җавап бирә:

 - Бүгенге көндә Кукмара районында тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль ипотека программасы эшли. Әлеге программада катнашу өчен ир белән хатынның законлы никахта торуы, аларның берсенең яше 35тән артмавы, шул исәптән, тәрбиядә бер яки берничә баласы булу шарт. Тулы булмаган гаиләләр, ягъни ялгыз бала тәрбияләүче, 35 яшькә кадәрге әти яисә әни кеше дә программа буенча торакка дәгъва кыла ала. 

Исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә яшәве һәм эшләве (хезмәт куючы оешманың хокукый-оештыру формасы мөһим түгел, шәхси эшмәкәр дә, үзмәшгуль дә була ала), һәр гаилә әгъзасына торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмау мөһим. 

Социаль ипотека буенча торак бирү торакның норматив бәясенең 10 проценты күләмендә (калган сумманың еллык процент ставкасы – 7%) беренчел взнос түләгәннән соң башкарыла. 

Яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча фатир торак сайлау буенча конкурс нәтиҗәсеннән чыгып башкарыла. Конкурста килешү төзегән һәм торак бина бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос керткән гаиләләр катнаша ала. 

Әгәр исәпкә алынганнан соң яшь гаиләдә бала туа икән, 200 мең сум күләмендә компенсация каралган. 

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасы буенча яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне тораклы итү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә (№587, 13.07.2020) расланган.

«Социаль ипотека» торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча исәпкә басу өчен миңа - район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Хәкимова Руфия Тәлгать кызына (кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, җомга сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр, төшке ял сәгать 12.00дән сәгать 13.00гә кадәр) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш телефоны: 2-60-55.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk