Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Банк картасыннан акча урлаганнар икән, бу очракта нишләргә икәнлеген Кукмара адвокаты аңлатты

Банк картасыннан урланган акчаларны банкта кайтарып була, әмма бу билгеле бер очракларда гына мөмкин.

Сорау: Минем банк картасыннан билгесез кешеләр акчаны салдырганнар, гәрчә, мин үз банк картамның мәгълүматларын беркемгә әйтмәгән булсам да. Бу очракта үз акчаларыңны кайтарып буламы, кая мөрәҗәгать итәргә: банккамы яки хокук саклау органнарына гариза язаргамы?

 

Сорауга Кукмара районы адвокаты Ревдар Нургалиев җавап бирә: 

Чыннан да, соңгы вакытта мондый хәлләр еш була, аны иректән мәхрүм итү урыннарындагы яки чит илдә булган җинаятьчеләр акчаны гражданнарның банк карточкаларыннан алдау юлы белән салдыра.

Акчалар банк картасыннан файдаланучының ризалыгыннан башка алынган очракта, банк картасыннан урланган акчаларны банкка мөрәҗәгать итеп кире кайтарырга мөмкин. Ләкин банк картасыннан файдаланучы үз банк картасының мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәгән, җинаятьчеләр белән аралашмаган, үз счеты буенча операцияләр үткәрү хокукын кемгә дә булса бирмәгән очракта гына кайтарылырга мөмкин.

Картадан файдаланучы картасыннан акча алуы турында мәгълүм булган очракта, беренче эш итеп, банкка хәбәр итәргә һәм картаны блокировкага куюны сорарга кирәк. Банкның үзенә шалтыратып, картаны блокировкалаудан тыш, банкның якындагы бүлегенә барып, акча салдырылу очрагы турында банк хезмәткәрләренә хәбәр итү зарур. Банк исеменә язылган гариза бланкында акчаларның картадан файдаланучының ризалыгыннан башка салдырылуы турында күрсәтергә кирәк. Гариза ике нөсхәдә төзелә, аларның берсе банкка тапшырыла, картадан файдаланучының үз нөсхәсендә исә гариза кабул ителү турында билге кирәк.

Карта буенча шикле операция турындагы мәгълүматны картадан файдаланучы аны ачыклаганнан соң, икенче көннән дә соңга калмыйча, банкка хәбәр итәргә тиеш, бу очракта банкның салдырылган акчаларны кире кайтару өмете зур.

Әгәр банк вәкилләре картадан файдаланучыга үткәрелгән шикле операция турында үзләре бернинди дә хәбәр бирмәгән икән, урланган акчаларны кире кайтару турында таләп кую өчен вакыт чикләнелмәгән.

Банк картасыннан акча салдырылу турында гариза алынганнан соң, 30 көн эчендә банк үзенең эчке тикшерүен үткәрергә тиеш. Әлеге эчке тикшерү барышында акчаларның чит илдәге җинаятьчеләр тарафыннан салдырылуы ачыкланса, банкның әлеге эчке тикшерүе 60 көн эчендә башкарылачак.

Банкның эчке тикшерү нәтиҗәләре буенча, картадан акча салдырылуның картадан файдаланучы гаебе белән килеп чыгуы ачыкланса, мәсәлән, ул җинаятьчеләргә үзе банк картасының мәгълүматларын хәбәр иткән очракта, банкның ул акчаларны кире кайтаруы икеле. Әгәр банкның эчке тикшерү нәтиҗәләре буенча, картадан акча салдырылуда картадан файдаланучының гаебе килеп чыкмаса, банк акчаларны хуҗасына кайтарырга тиеш. Әгәр банк бу очракта акчаны кире кайтармаса, картадан файдаланучы судка үз акчаларын банктан түләттерү турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Банкка мөрәҗәгать итү белән беррәттән, картадан файдаланучыга кичекмәстән яшәү урыны буенча полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки җинаятьчеләр картадан акча салдырганда җинаять кылына. Гариза ике нөсхәдә төзелә, аларның берсе полиция бүлегенә тапшырыла, картадан файдаланучының үз нөсхәсендә гариза кабул ителү турында билге кирәк. Кирәк булган очракта полиция хезмәткәрләре җинаять кылу турында кергән гаризаны банк урнашкан урын буенча полиция бүлегенә җибәрә ала. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене ачыклый һәм таба икән, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак. Бу очракта хәтта картадан акча салдырылу картадан файдаланучы гаебе белән килеп чыкса да, мәсәлән, ул җинаятьчеләргә үз банк картасының мәгълүматларын ялгыш хәбәр иткән вакытта, урланган акчаларны суд җинаятьчедән түләттерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk