Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Киндеркүл авылы янындагы сулык чистартылды, анда су тутырыла

Манзарас авыл җирлеге башлыгы Киндеркүл авылы янындагы сулыкта ни өчен су булмавын аңлатты.

«Кукмарада бары тик Киндеркүл авылы янындагы сулык кына коену өчен яраклы. Анда иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать тугызга кадәр коткаручылар кизү тора, дип язган идегез. Ни өчен ул буада һаман су юк икән соң?» – дип шалтыратты бер райондашыбыз.

Сорауга җавап алу өчен, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина белән элемтәгә чыктык.

«Кайчандыр гөрләп торган әлеге плотинага төзелгәннән бирле ремонт ясалганы юк, плитәләр җимерелгән, әйләнә-тирәсен агачлар баскан иде. 2015 елда биредә зур күләмле төзекләндерү эшләре башланып китте. Ул берничә этапта оештырылды. Язгы ташулар вакытында плотина янындагы территорияләрне су басмасын өчен, ел саен көзен суы җибәрелә, ә яз көне кирәкле күләмдә җыела торган итеп эшләнде. Чөнки шулай итмәсәк, язгы ташу вакытында буа янындагы территорияләрне су баса. Быел ташу сулары белән чүп-чар аеруча күп агып килгән иде. Без аларның һәммәсен җыештырдык. Ял итәргә килүчеләр басуга таба чыга торган басманы да җимергәннәр, такталарын кубарып, кайсын-кая ташлаганнар иде. Басма да төзекләндерелде. Суны җыя башладык, бер атна тирәсендә ул тиешле нормада тулачак һәм коену сезоны ачылуга әзер булачак», - ди Рашидә Хәбибуллина.

Җирлек башлыгы кайбер ял итүчеләрнең үзләре артыннан тәртипләп, җыештырып китмәүләренә, барлык чүп-чар, калдык-постыкның сулык янында, яр буенда өелеп калуына да ачына.

«Анда бит Манзарас җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, районның башка авылларыннан, шәһәрнең үзеннән дә машиналар белән күп киләләр. Күңел ачып, ял итеп утырганнан соң, чүпләреңне бер капчыкка тутыр да контейнерга сал инде. Аның бит бер авырлыгы да юк. Әйдәгез, бераз тәртиплерәк булыйк!» - ди ул.

Фото: Рашидә Хәбибуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чупне шулай жыя торган итсэк бик эйбэт булыр иде Моны халык эзерэк анласын иде Рашидэ Ханым зерэгэ тырышмый бит инде яшльлэр эзерэк анында хэленэ керэ белегез инде андый тырыш жирлек башлыгы районда берэугенэ эшен жиргэ салып таптамыйк.

    2
    X