Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Элеккеге балалар бакчасы яны җыештырылмый

Әлеге сорауга Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов җавап бирә

Исемемне редакция өчен генә әйтәм дип шалтыраттылар Поч. Сутер авылыннан:

-Безнең авылның үзәк урамында  төзелеп бетмәгән балалар бакчасы бинасы бар, аның әйләнә-тирәсендәге чүп-чарны, тәртипсезлекне күреп йөрәк әрни. Җыештырасы иде шул чүплекне, бер кешенең дә үзе яшәгән тирәлекне шундый ямьсез итеп күрәсе килмидер. Авыл җирлеге идарәсенең моңа исе дә китми, әгәр өмә оештырса, авыл халкы да җыелып килер иде дип уйлыйм. Балалар бакчасы артындагы ватык су колонкасы да бер кешегә дә кирәк түгел, төзәтүче юк.

Әлеге сорауны, дөресрәге тәкъдимне Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Ивановка җиткердек:

-Бу бина күптәнге инде. Ул балалар бакчасы буларак төзелгән. Аннан соң бер елны анда фельдшер-акушерлык пункты белән китапханәне дә урнаштырмакчы булган идек. Әмма яңа клуб куллануга тапшырылгач, алар шул бинага кертелделәр, ә әлеге балалар бакчасы тагын файдаланылмыйча калды, - диде ул. - Бүгенге көндә анда планлаштырылган эшләр юк. Әгәр бинаны алып файдаланырга теләүчеләр булса, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә алалар, бу турыда сөйләшеп бетерербез. Ә шимбә өмәләре вакытында аның якын-тирәсе һәрвакыт чистартыла. Бүгенге көндә дә ул территория җыештырылды. Җирлектә мондый эшләргә күбесенчә бюджет оешмасында хезмәт куючылар җәлеп ителә, ә шәхси хуҗалыклар үз йорт яннарын  чистарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk