Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Агачларны ник кистеләр?

Аларны кайчандыр безнең әби-бабайлар утыртып, карап үстерделәр.

Олыяз авылында  Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган иске һәйкәл тирәсенә күп агачлар утыртылган иде. Аларны кайчандыр безнең әби-бабайлар утыртып, карап үстерделәр. Авылда яңа һәйкәл куелгач, бу агачларны нигәдер кисеп ташладылар. Югыйсә, алар беркемгә дә, бернәрсәгә дә комачауламыйлар иде. Үсеп утырган агачларны кисү вәхшилеккә тиң. Моңа авыл халкының да, читтә яшәүче авылдашларның да күңелләре бик әрнеде. Бу хакта авыл җирлеге башлыгының җавабын беләсебез килә.

Рәмис ӘГЪЛИУЛЛИН

 

Әлеге хатка Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил МӘЛИКОВТАН түбәндәге җавап алынды.

- Без ике елдан бирле җыелышлар вакытында әлеге урында ял итү паркы, балалар мәйданчыгы булачак дип әйтеп киләбез. Һәм аңа хәзерлек эшләре дә алып бардык: җир кишәрлекләрен рәсмиләштердек, кирәкле җиһазлар алдык. Ә быел бу урынны эшләүгә керештек. Агачлар карт булып, инде корый башлау сәбәпле, шулай ук киләчәктә балаларга да куркыныч тудырмасыннар өчен киселде. Бу турыда карар җирле депутатлар тарафыннан кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk