Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Казан боҗрасы юл төзелеше илкүләм проект буенча алып барыла

Яңа юл участогының озынлыгы 522 метрны тәшкил итәчәк.

Зур Казан боҗрасының 1,2 километрдан артык озынлыктагы икенче этабы төзелеше 2021 елда төгәлләнәчәк. Казанның Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр аралыкта урнашачак юл төзелеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Бүгенге көнгә Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыкта күпер төзелгән, трамвай юллары салынган. Болардан тыш, коммуникацияләрне төзү һәм төзекләндерү дә планлаштырыла — яңгыр сулары канализациясен, чистарту корылмаларын, терәк стеналарны, светофор һәм урам яктырткычларын урнаштырырга кирәк булачак.
2021 елда файдалануга тапшырылачак яңа юл участогының озынлыгы 522 метрны тәшкил итәчәк.
Быел исә Зур Казан боҗрасының беренче чираты ачылды инде — Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр яңа юл участогына «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде. Бу проект 2,3 миллиард сумга бәяләнә. Яңа юлның озынлыгы 800 метрны тәшкил итә.
Беренче участок дүрт полосадан гыйбарәт — һәр якка автомобиль хәрәкәте өчен ике полоса билгеләнгән. Шулай ук җәяүлеләр өчен тротуар, трамвай юллары, Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч, Борисково урамында җәяүлеләр өчен җир өстеннән юл кичеше төзелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X