Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзәк мәчеттә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин чыгыш ясады

Үз вәгазендә хәзрәт сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм холкын үрнәк итеп алырга, намаз укыган вакытта гына түгел, тормышта, башкалар белән мөгамәлә корганда да мөселман булырга кирәклеген искәртте

Кукмарада - вәгазь кичәсе 5 апрельдә, изге Җомга кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелде. Инде күркәм гадәткә әверелгән “Мөселманнар җыены” кысаларында үткәрелә торган шундый кичәләрдә төрле төбәк имамнары, остаз-мөгаллимнәр чакырыла. Бу юлы кукмаралылар каршында мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту бүлеге мөдире, күпләргә таныш булган вәгазьче-мөдәррис Зөлфәт хәзрәт Габдуллин чыгыш ясады. Зөлфәт хәзрәтнең вәгазе әдәп-әхлак темасына, төгәлрәге – мөселманнарның бүгенге шактый күп проблемалары әдәп мәсьәләсен кайгыртмаудан килгәнен, гыйбадәткә җиңел караганга бәрәкәттән мәхрүм булганын аңлатудан гыйбарәт иде. Үз вәгазендә хәзрәт сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм холкын үрнәк итеп алырга, намаз укыган вакытта гына түгел, тормышта, башкалар белән мөгамәлә корганда да мөселман булырга кирәклеген искәртте.

“Бу дөньяда бик матур йорт төзегәнсең икән, ахирәтең өчен дә шундый ук матур йорт төзеп куярга кирәк булуын онытма. Затлы машина алгансың, әмма бу дөньядагы ахыргы «транспортың” – сине зиратка кадәр илтүче тагарак булуын да онытма. Кабердә исә евроотделка да, “теплый пол” да булмаячак, анда фәкать синең кылган саваплы гамәлләрең генә рәхәтлек һәм тынычлык бирәчәк”, - дип нәсыйхәт кылды хәзрәт. Шактый күп кеше катнашында үткән тирән эчтәлекле, бик тә мәгънәле вәгазь тыңлаучыларны тәэсирләнде, уйланырга мәҗбүр итте. Район дин җитәкчеләре килгән кунакка олы рәхмәтләрен җиткереп, Зөлфәт хәзрәт катнашындагы шундый эчтәлекле вәгазь кичәләре алга таба да оештырылыр дип вәгъдә биреп калды.
Ришат Курамшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев