Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Заһид Сафин: Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән

Үзгәрешләр мәҗбүри иминиятләү, халыкка адреслы социаль ярдәм, социаль пособие һәм башка төр түләүләрне индексацияләүне гарантияли.

Россия Конституциясенә үзгәрешләр халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән. Үз фикере белән Кукмарада яшәүче Заһид Сафин бүлеште.

«Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр проекты белән танышып чыктым. Хезмәт хакының минималь күләмен һәм пенсияләрне индексацияләү турындагы пункт аеруча кызыксындырды. Төзәтүләрдә мәҗбүри иминиятләү, халыкка адреслы социаль ярдәм, социаль пособие һәм башка төр түләүләрне индексацияләү гарантияләнә, диелгән. Болар барысы да халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелә. Судлар эшчәнлеге, прокуратура, җирле үзидарә турындагы яңалыклар да игътибарымнан читтә калмады», - дип сөйләде Заһид Сафин.

Сафин билгеләп узганча, аның сайлауларның берсеннән дә читтә калганы юк. «Бу юлы да үз тавышыбызны бирәчәкбез. Чөнки мин Конституциядә булачак яңалыкларны халыкка йөз белән борылу дип кабул итәм», - дип өстәде Заһид Сафин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk