Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Йорт тирәгезне җыештырдыгызмы әле? Сораштыруыбыз шул хакта

“Кар-боз катлавы эрегәч, җир өстенә...” Бу җырның сүзләрен дәвам итеп, кайберәүләр: “Умырзая чыга, карагыз” дип көйләп тә куярлар. Кызганычка каршы, кар астыннан, язгы ямьне бозып, әллә никадәр чүп-чар да калкып чыга шул.

Бу хәлгә битараф булмаган кеше, җиң сызганып, чисталык өчен көрәш башлый.  Ә сез яшәгән җиребезнең пакьлеген тәэмин итү буенча нинди эшләр башкарасыз, үзегездән нинди өлеш кертәсез? Сораштыруыбыз шул хакта.

 

Галина ЕГОРОВА, Нырты авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе:

- Безнең якларда карлар озак эремәү сәбәпле, санитар чистарыну икеайлыгы 15 апрельдән игълан ителә. Бу уңайдан халыкка мөрәҗәгатьләр язып таратырга җыенабыз. Сулыкларны пычратмаска, чүп-чар ташламаска, үлгән малларны үләт базына илтергә, капка төпләреннән, тыкрыклардан төзелеш материалларын алырга, гомумән, яшәгән тирәлегебезнең ямьлелеген сакларга өндәү бу. Җирлектә елдагыча чисталыкны тикшерү комиссиясе  төзелде. Рейдлар оештырып, шәхси йортларның гына түгел, кибет, фермер хуҗалыклары яннарының да торышын карап чыгачакбыз. Чисталык, тәртип таләпләрен үтәмәгән хуҗаларга кисәтү ясарга туры килер. Гадәттә, ел саен чишмәләрне, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистарту буенча өмәләр оештырыла. Бюджет оешмалары коллективлары белән юл кырыйларын җыештырырга чыгу, һәр шимбә саен өмәләрдә катнашу традициясе дә   сакланачак. Чокырлы-чакырлы урыннарга узган елда йөздән артык агач утырткан идек, быел да әйләнә-тирәне яшелләндерүгә өлеш кертергә исәплибез. “Эко-Сервис ” оешмасы исә авыллардан айга ике тапкыр көнкүреш калдыкларын җыеп китә.

 

Анатолий КИРИЛЛОВ, Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча баш дәүләт санитар табибы урынбасары:

- Без, федераль карамактагы оешма буларак, тикшерүләрне Россия Президенты йөкләмәсе яки Хөкүмәт карары нигезендә үткәрәбез. Шушы көннәрдә “Эко-Сервис” оешмасының Киндеркүл авылыннан бер чакрым ераклыктагы  каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү полигонында булып, тиешле таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшердек.  Әлеге чара барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирдек. Объектларны планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында  без чүп контейнерлары өчен мәйданчыкларның урнаштырылуына һәм каты көнкүреш калдыкларын  үзвакытында алып китү тиешлегенә аерым игътибар итәбез. Моннан тыш, халыктан шикаятьләр булган очракта да тикшерүгә чыгабыз.

Фәнис ЯКУПОВ, Кукмара урманчылыгы җитәкчесе ярдәмчесе:

- Үзебезнең оешма территориясендә өмәләрне һәрдаим оештырып торабыз, пычкы чүбе, агач эшкәртү калдыкларыннан чистартабыз. Җирләр бераз кипкәч, безнең карамактагы Коммунальная урамын җыештырырга чыгачакбыз. Купка авылы тирәсендәге кырларда 22 гектар урман полосалары бар, быел андагы корыган агачларны кисеп, чистарту бурычы тора. Кызганычка каршы, хезмәтебезне хөрмәт итмичә, табигатьне пычрату күренешләре күңелне әрнетә. Агачлар ышыгында ял итеп, күңел ачып утырган кешеләр чүпләрне үзләре белән җыеп алып китсәләр була бит. Хәтта капчыкларга тутырып  ташлаган чүп-чар да очрый. Әйләнә-тирәбезнең матурлыгын, сафлыгын саклау, киләсе буыннарга шушындый ямьле итеп калдыру  һәрберебезнең изге бурычы булырга тиеш.

 

Расил НӘБИЕВ, Березняк мәктәбе укытучысы, “Кырмыска” балалар оешмасы җитәкчесе:

- Безнең Березняк авылында бик күркәм гадәт бар: һәркем күршесеннән алданрак торып, капка төпләрен себереп,  тәртипкә китереп куярга тырыша. “Ак көнләшү” дияр идем моны. Чисталыкны саклау, табигатькә сакчыл караш балаларда да чагыла. Бүгенге көндә “Кырмыска” оешмасында унбиш  укучы бала бар. Ташулар китеп, җирләр бераз кипшергәч, алар  белән эшкә керешәбез. Мәктәп территориясен әкренләп җыештыра башлыйбыз. Елга ярларындагы чүпләрне җыеп, җиргә күмәбез. Балаларга әти-әниләре дә ияреп чыга, чөнки аларның күбесе шушы оешмада экологик тәрбия алып үсте. 

 

Нурия ЗАКИРОВА, Кукмара:

- Йортыбыз тирәсен ямьләндерүгә мин зур игътибар бирәм. Каршыга пирамида сыман тупыллар утырттык, җәен чәчәкләр үстерәм. Карларны елдагыча тизрәк эреп бетсен өчен  тараттык һәм җир ачылуга ук җыештыру эшләренә керештек. Үзем, тырма-себерке тотып, иртән сәгать биштән үк торып чыгам. Корыган-черегән яфракларны җыеп, чокырга күмәм, менә дигән черемә була ул. Безнең йорт юллар чатында урнашкан: каршыда - олы юл, кырыебызда - киң тыкрык, үтеп йөрүчеләр безнең тарафка нинди генә чүпләр ташлап китмиләр, шуңа күрә гел чистартып торырга туры килә, юкса, монда шапшак хуҗалар яши икән, дип уйлауларын теләмим. Әйләнә-тирәбезне пычратучылар “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләренә дә күпме эш ясый бит. Кешеләр тәртипкә күнексеннәр иде, шәһәр буйлап күпме чүп савытлары урнаштырылган бит. Балаларга табигатьне яратырга өйрәтүне кечкенәдән үк башларга кирәк.

фото: Ленар Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев