Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Язилә Зарипова: Теләгең һәм үз алдыңа дөрес итеп куелган максатың булса, теләсә нинди эшкә алынырга һәм уңышларга ирешергә мөмкин

Кукмара тегү фабрикасы мастеры Язилә Зарипованың кул астында 20 тегүче эшли.

Гадел, туры сүзле, кешелекле һәм бик ярдәмчел! Кукмара тегү фабрикасы мастеры Язилә ханым Зарипова турында аның кул астында эшләүче тегүчеләр әнә шулай диде.

«1981 елда, 17 яшемдә мин тәүге тапкыр фабрика ишеген атлап кердем. Машина артына кереп утырганда бер генә тегү операциясен дә белми, хәтта педаленең кайда икәнен дә чамаламый идем бит мин. Шөкер, ертмачлыгым, тырышлыгым нәтиҗәсендә, еллар дәвамында барысын да үзләштердем. Өйрәнчек булганда ук планны тиешеннән арттырып үтәгәнем өчен мастер Тамара Ярмакованың мактаганын, эшкә үсендергәнен һич онытасым юк», - ди 41 ел хезмәт стажы булган тегүче.

Тормышка чыгып, бер-бер артлы бәбәйләр алып кайтканнан соң да яраткан, үз иткән хезмәтеннән аерылмый, алдынгылар рәтеннән төшми Язилә апа. «Фабрикадан балалар комбинезоннарының әзер кисемнәрен китерәләр дә, өйдә эшли идем», - ди ул. Башыннан ахырына кадәр тегүченең кулы аша узган әзер продукция җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Аңа тегүче генә түгел, төрле елларда бригадир, контролер һәм мастер вазыйфаларын да башкарырга туры килә. Бүгенге көндә Язилә Камил кызы – тегү цехының өченче төркемендә мастер.  

«Кул астымда 20 тегүче бар. Безгә яңа фасон буенча схема бирелгәннән соң, мин, кызларның сәләтләренә карап, һәрберсенә эшне бүләм. Кемдер куртканың ватин, капюшон өлешен, кесәсен, җиңен тегә, ә кемдер төймә-каптырмалар куя, үтүкли һәм комплектлый. Бездә фасонның төренә һәм катлаулылыгына карап куелган план да бар бит әле. Барың да бергә бербөтен булып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм заказларны тиешле вакытында әзерләп җиткерергә мөмкин. Безнең төркемдә техникум, югары уку йортларын тәмамлап килүчеләр дә, күпьеллык тәҗрибәсе булган ханымнар да бар. Яшь кызларның тегүче хезмәтенең нечкәлекләрен күрә белергә өйрәнүләренә аеруча зур басым ясыйм, гадидән катлаулыга килергә өйрәтәм. Бәлки мин читтән бик усал һәм таләпчән дә булып күренәмдер, кайчагында ачуланып та алмыйча булмый. Әмма эшкә өйрәнеп, тәҗрибә туплауга алар, үзләре үк яныма килеп: “Язилә апа, рәхмәт сезгә”, - диләр. Кызларыма остаз гына түгел, ә киңәшче һәм сердәшче дә булуым, әлбәттә, зур куаныч», - ди ул.
 
 
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев