Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ятмас-Дусай аерым постында ачык ишекләр көне үткәрелде

Чара ахырында барлык кызыксындырган сорауларга җавап биреп, балаларга белешмәлекләр өләштеләр

Янгынга каршы хезмәтнең Ятмас-Дусай аерым постында ачык ишекләр көне үткәрелде. Постка Ятмас-Дусай авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче хореография ансамбленә йөрүче балалар кунакка килде.

Экскурсия барышында алар янгын сүндерү автомобильләре һәм техник кораллары, янгын сүндерүчеләрнең эш шартлары, янгын сүндерү хезмәтенең тарихы белән таныштылар.

Аерым пост хезмәткәрләре балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, елгаларда һәм сулыкларда үзеңне ничек тотарга, урман массивларында талпан тешләүдән ничек котылырга кирәклеге турында сөйләделәр. “01” һәм “112” ашыгыч хезмәте номерларын искә төшерделәр.

Чара ахырында барлык кызыксындырган сорауларга җавап биреп, балаларга белешмәлекләр өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk