Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ярты ел эчендә Кукмара районы юлларында 11 авария булган

Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 10 кеше тән җәрәхәтләре алган.


Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу елның алты аенда районда 11 юл-транспорт хәрәкәте булган, аларда бер кешенең гомере өзелгән, ун кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 8,3 процентка кимегән. Хокук бозулар арасында иң киң таралганы: исерек килеш руль артына утыру, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, җәяүлеләргә юл бирмәү һәм башкалар.
2021 елның 6 аенда 18 яшькә кадәрге балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше зыян күргән.
ЮХИДИ бүлеге тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында түбәндәгеләр эшләнде: мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 66 әңгәмә һәм дәрес, 21 агитация-пропаганда чарасы, автотранспорт предриятиеләрендә вазыйфаи затлар һәм профессионал йөртүчеләр белән 50 әңгәмә үткәрелде, балалар учреждениеләре урнашкан урыннарда урам-юл шартларын яхшырту буенча 12 тикшерү акты, балаларны куркынычсызлык каешын кулланмыйча йөрткән өчен 55 беркетмә төзелде, 16 яшькә кадәр җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 13 кеше ачыкланды.
Шулай ук “Юл хәрәкәте иминлеген арттыру” максатчан программасы буенча да эш алып барыла. Аның кысаларында Кукмара районында светофор объектлары, җәяүлеләр кичүе, балалар бакчалары янында ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләре төзүгә һәм реконструкцияләүгә район бюджетыннан 1,5 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Юл фондыннан 2 миллион 938 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Кукмара районы буенча дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәртә.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X