Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яхшы укытучы кешенең уенда һәм яхшы гамәлләрендә яши

Мәктәпне тәмамлавыбызга да 38 ел вакыт үтеп киткән. Кукмараның 2нче урта мәктәбе иде ул, хәзерге – күппрофильле лицей. Без үзебез дә, тирә-ягыбыздагы дөнья да үзгәрде. Әмма мәктәп һәм укытучыларыбыз күңелләребезгә мәңгегә кереп калды. Мәктәп елларын яратып һәм җылы хисләр белән искә алмаучы бер генә кешене дә белмим мин. Әлбәттә, мәктәп турында уйланулар укытучыга барып тоташа.

Беренче укытучы... 1969 ел. Мин беренче сыйныфка бардым. Беренче укытучым Рәшидә Галләмова булды. Барысы да безнең өчен ят, яңа һәм куркыныч иде. Рәшидә Гаяз кызы белән танышуга, бөтен куркуларыбыз юкка чыкты. Лев Толстой: “Яхшы укытучыга ике сыйфат – зур белем һәм олы йөрәк булу да җитә”, - дип әйткән. Остазыбыз нәкъ тә әлеге сыйфатларга ия иде. Мин әле дә әлифба, мәктәп тактасы һәм акбур исен онытмыйм. Өч ел эчендә ул укырга, санарга, бер-беребезгә карата игътибарлы булырга өйрәтте. Бик яхшы кеше иде, безне канатландырырга һәрчак кирәкле сүзләр таба белде. Бервакыт дәрес вакытында ишеккә шакыганнары истә калган. Энем Рөстәм, мәктәпкә килеп, минем сыйныфны эзләп тапкан. Аңа ул вакытта бары тик 3 яшь иде. Ә Рәшидә Гаяз кызы, аны чакырып, парта артына утыртты. Әлеге гамәле күп нәрсә турында сөйли дип уйлыйм...

Бөек язучы Максий Горькийның “Һәр баланың күңелендә күренмәс кыллар бар, әгәр дә аларны оста куллар белән тибрәтсәң, матур яңгыраячак” дигән сүзләре бар. Мондый кылларны укытучы бездә дә тапты. Рәшидә Гаяз кызы укучыларына күңелен һәм йөрәген багышлады, беркайчан көчен һәм вакытын жәлләмәде. Искиткеч педагог, үз эшенең чын остасы, укыту дәверендә йөзләгән баланы мөстәкыйль тормышка әзерләде. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Соңгы елларда Өлге авылында гомер кичерә. Сирәк очрашсак та, мөмкинлегемә карап, аңа һәрвакыт шалтыратам. Рәшидә Гаяз кызы йөрәгемнең түрендә һәм хәтеремдә аерым урын били. Аның тормыш иптәше Зиннур абый да, кызы, улы һәм оныклары да – искиткеч кешеләр.

Язучы – үзенең әсәрләрендә, рәссам – картиналарында, сынчы үзе булдырган сыннарында яши, дип дөрес әйткәннәр. Ә яхшы укытучы – кешенең уенда һәм яхшы гамәлләрендә. Без сезне бик яратабыз.

Барлык укучылары исеменнән ихтирам белән Венера ХӘЙРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X