Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Һәвәскәр бакчачы, якташыбыз Эльвира Газизуллина: “Виноград картаю процессын акрынайта”

Эльвира аннан ел саен кышка татлы су әзерли.

Кукмарада туып-үсеп, бүгенге көндә Нократ Аланында яшәүче Эльвира Газизуллинаның бакчасына керсәң, һич кенә дә чыгасың килерлек түгел. Нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш юк анда! Кыяр, помидор, татлы борычтан тыш, карбыз һәм кавыннары да ел саен мул уңыш бирә аның.
Ә инде бакчадагы виноградларына аерым тукталасы килә. Эльвира аннан ел саен кышка татлы су әзерли. “Виноград ул – витаминнарга бай, матдәләр алмашын яхшырта, бөерләрне чистарта, картаю процессын акрынайту үзлегенә ия булган бик файдалы җимеш. Бакчамда аның “Киш-миш” дигән төрен бик яратып үстерәм. Кәрҗин-кәрҗин уңыш җыеп алабыз. Үзебез дә бик яратып ашыйбыз, ел дәвамына җитәрлек татлы су да ясыйм”, - ди ул.


Компот ясау ысулы бик җайлы. Стерильләштерелгән өч литрлы банкага 0,5 литр виноград, 250 грамм шикәр комы саласы һәм өстенә кайнар су агызасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk