Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Валентин Иванов: Россия Контитуциясенә төзәтмәләр кертү вакыт белән билгеләнә

Кукмара районы ветераннар советы рәисе төзәтмәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Россия Контитуциясенә төзәтмәләр кертү вакыт белән билгеләнә. Бу турыда Кукмара районы ветераннар советы рәисе Валентин Иванов хәбәр итте.

«Россия Федерациясе СССРдан аерылып чыкканнан бирле шактый еллар узды. Бүгенге көндә дөньяда бик күп үзгәрешләр бара. Аларны законлаштыру өчен, әлбәттә, Конституциягә төзәтмәләр кертү кирәк. Аерым пунктлар буенча нидер әйтә алмыйм. Ә менә үзем район ветераннар Советын җитәкләгәнлектән, медицина, пенсионерларга кагылышлы сораулар булуга игътибар итми кала алмадым», - диде Валентин Иванов.

Шулай ук ул заман белән бергә атлауның мөһимлеген, илдә, дөньяда ниләр булуны белеп торырга кирәклеген дә ассызыклады.

«Һәрчак яңалыклардан хәбәрдар булып торырга кирәк. Искелек белән генә яшәп булмый. Өлкән буын, әлбәттә, элеккеге тормышны мактый. Әйе, шул чор өчен бик әйбәт булды ул. Әмма бүгенге көн - икенче, дөньясы да, законнары да башка. Шуның өчен мин, үзгәрешләрне хуплап, үз тавышымны бирәчәкмен», - дип сөйләде район ветераннар советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk