Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ун яшь кукмаралыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

Документлар тантаналы рәвештә никахлашу сараенда тапшырылды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан районның ун яшүсмере төп документ – Россия Федерациясе гражданины паспортын алды. Документлар тантаналы рәвештә никахлашу сараенда тапшырылды.

"Паспорт – ул гади таныклык кына түгел, ә кешенең бөтен тарихын үз эченә алган документ. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Сезне котлыйм һәм барыгызга да уңышлар телим", - дип билгеләп үтте күпфункцияле үзәкнең Кукмара бүлек начальнигы Лилия Минемуллина. 

Паспортларны тапшыру тантанасы беркемне дә битараф калдырмады, яшүсмерләрнең сүзләренә караганда, алар бүген, чыннан да, үзләрен олы тормышка аяк баскандай хис иттеләр, ә ата-аналар үз балалары өчен чын күңелдән шатландылар.

"Узган ел Азат абыем паспорт алды, быел – мин. Бу - минем өчен, чын мәгънәсендә, мөһим вакыйга. Мәктәпне тәмамлап, тормышта үз урынымны табасым килә", - диде Ятмас-Дусайдан Рушания Гарифуллина.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk