Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Укырга кайчан да соң түгел

15 пенсионерга  компьютер курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды

Районыбызда  “Россия пенсионерлары берлеге”  Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге эшләп килә. Ул пенсионерларга заманга яраклашырга, үзләренең мәнфәгатьләрен, иҗатларын, ихтыяҗларын чагылдырырга, үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлекләр ача.

Районда белем бирү, спорт-сәламәтләндерү юнәлешләре уңышлы эшли. Болар: компьютер курслары, гарәп телен һәм графикасын өйрәтү, хокукый белем, психология, туган якны өйрәнү курслары, “Зилант” спорткомплексында “Пенсионер сәламәтлеге. Үз-үзеңә ярдәм итү нигезләре” дәресләре. Скандинавиячә йөрүне сөючеләр клубы оештырылган. Ветераннар райондагы спорт чараларында, “Өченче яшь” республика спартакиадасында катнашалар.

Май аенда Югары Чура мәктәбе базасында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсиль Төхбәтуллин 15 пенсионерга  компьютер курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырды. Аларның алга таба да компьютер мөмкинлекләреннән уңышлы файдалануларын теләде, мәктәп директоры Эльмира Тукеевага, укытучы Эльмира Хөрәмшинага курсларның яхшы эшләве өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар Римма Никифорова, Тамара Владимирова, Зоя Апаеваларның чыгышларында да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Шулай ук Югары Чура җирлегендә  Пенсионерлар берлегенең башлангыч оешмасы булдырылды, аңа өлкәннәр җәлеп ителде. Пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Артур Зәкиев әлеге оешманың бурычларын билгеләде, милли йолаларны, мәдәниятне сакларга, бәйрәмнәрдә актив катнашырга, пенсионерларны спортка тартылырга, үз сәламәтлекләрен сакларга өндәде. Ветераннар белән очрашуда җирлек башлыгы Николай Михайлов та катнашып, үзенең теләкләрен җиткерде. Укучыларның үзешчән сәнгать номерлары белән чыгышлары күңелләрдә якты эз калдырды. Соңыннан мәктәпнең тарихи-туган якны өйрәнү музее белән танышу булды.

 

Римма ӘХМӘДИЕВА, Пенсионерлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X