Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Үрәс авыл җирлегендә халык җыены узды

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды.

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Түбән Үрәс авыл җирлегендә үтте.

Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Равия Каримуллина,  район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар килгән иде.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Җыенда үзмәшгульлек, юлларның сыйфаты, Иске Очада фельдшер-акушерлык пункты төзү, пай җирләре өчен түләү, Түбән Үрәс авылында балалар бакчасы ачу, Үрәсбаш авылында балалар бакчасы һәм клуб төзү кебек мәсьәләләр кузгатылды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk