Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанга эсселек кайтты

Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, якындагы атнада башкалада тәүлеклек уртача температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак

Бу атнада Казанга эссе һава һәм җәйге эссе көннәр кайтты. Татарстан башкаласында ун көнгә якын җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, агымдагы атна дәвамында Татарстан башкаласында җылы булачак. 15 августта Казанда көндез 25, 16 августта — 26, 17 августта — 25, 18 һәм 19 августта 26 градус җылы булачак. 20 августта һава көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә 24 градуска кадәр җылыначак.

«Август аенда температура гел нормадан түбән иде, ә хәзер аны узып китте. Атна буе температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. 23 августка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Еш кына август башы яңгырлы һәм салкын булса, гадәттә, ай уртасында җылы һава торышы урнаша. Августның уртача температурасы 18 градуска якын. Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура да шулкадәр үк булырга тиеш», — диде Переведенцев.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, төнлә дә температура шактый югары булачак. Шулай итеп, 16-17 август төнендә 18 градус җылы, 17-18 август төнендә — 17, 18-19 август төнендә 19 градус җылы булачак. Сүз уңаенда, Казанда яшәүчеләр җәйнең соңгы аенда рекордлы салкын төнне кичерде.

«Казан халкы җәйнең иң салкын төнен кичерде. Ул 12 августтан 13 августка каршы төн булды. Ул вакытта температура 6,8 градус тәшкил итте. Бу төн 1968 елгы рекордны узып китте, ул вакытта төнлә 7,7 градус җылылык теркәлгән иде»,-дип хәбәр итте «Татар-информ»га КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 15 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә минималь һава температурасы - 8-13 градус. Көндез максималь һава температурасы 20-25 градус булачак.

16 августта шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, яшенле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы - 12-17, көндез максималь температура 23-28 градус фаразлана.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X