Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 6997 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18е өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да бер-берсе белән якыннан аралашу аркасында йоктырылган.

Казанда – 17, Яр Чаллыда – 2, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бу чорга кадәр Covid-19 йоктыруның 6997 очрагы теркәлгән, узган тәүлектә -  113, ә гомумән, 5898 кеше сәламәтләнгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев