Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 89 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 89 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 11137 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 89 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә салынган, калган 74 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 53. Яшел Үзән районында – 11, Саба районында – 5, Яр Чаллы, Буа районында – 3әр, Түбән Кама, Норлат, Спас, Тукай районнарында – 2шәр, Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч, Теләче, Чистай районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11137 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9737 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев