Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 9428 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 62 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 9 кеше хастаханәгә салынган, калган 53 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 41. Аксубай, Балтач районнарында – 3әр, Бөгелмә, Кукмара, Яңа Чишмә, Норлат районнарында – 2шәр, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 9428 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8274 кеше савыккан. Коронавирус инфекциясе корбаннары 123кә җиткән.
 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X